«Казан Экспо»да Татарстан нефть, газ, химия форумы – 2022 һәм аның кысаларында узачак чараларга әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге киңәшмәдә Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды вәкилләре – директорның беренче урынбасары Руслан Комаров һәм пространство белешмәләре фондын һәм каталог алып бару бүлеге җитәкчесе Айнур Мифтахов катнашты.
Катнашучылар 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр өч көн дәвамында узачак форум чараларын оештыру турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, быел форумда түбәндәге темалар буенча фикер алышачаклар:
- декарбонизация турында Европа Союзы карары;
- Россия нефть, газ, химия тармагының фәнни-технологик үсеше: үсешнең яңа нокталары;
- геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре;
- сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы;
- дәүләт программасы кысаларында Пространство белешмәләре милли системасын гамәлгә ашыру;
- региональ газ компаниясен цифрлаштыруның перспектив юнәлешләре һ. б.