Бүген министр урынбасары Максим Рогожкин Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев рәислегендә видеоэлемтә режимында узган территориаль планлаштыру документларына су басу зоналарын кертү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук Экология министрлыгы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта су басу зоналары Әгерҗе (Әгерҗе елгасы), Әлмәт (Урсалы елгасы), Буа (Карлы елгасы), Лениногорск (Зәй елгасы), Түбән Кама (Чишмә елгасы) һәм Норлат (Олы Чирмешән елгасы) муниципаль районнарында урнашкан.