Менделеевск районы Яңа Кокшан торак пунты янында чик үзгәртүнең эш варианты булдырылды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

26 июльдә Менделеевск муниципаль районының Яңа Кокшан торак пункты янәшәсендәге чикне үзгәртү сораулары буенча Татарстан һәм Удмуртия республикалары вәкилләренең күчмә киңәшмәсе узды.

Әлеге сәфәр урман фонды җирләрен алмашу юлы белән Татарстан Республикасының төп территориясенә чик аша кишәрлекне кушу максатын күз алдында тотып оештырылды. Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карамагындагы “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм Удмуртия Республикасының җирле урманчылык вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге һәм муниципаль район халкы мәнфәгатьләрен, шулай ук ике республиканың урманчылыкларының берабәр кызыксынуларын исәпкә алып, чикне үзгәртүнең эш варианты булдырылды. Әлеге вариантлар алга таба эш төркемнәре утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International