Татарстанда күп балалы гаиләләргә 43 509 җир кишәрлеге бирелде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

29.07.2022 көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 68 926 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 17 529, Яр Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 47 308 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 297, Яр Чаллыда - 3 405 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 43 509 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International