Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрелде.
Сатуга 29 автотранспорт, шул исәптән ВАЗ, ГАЗ, Деу Нексия, Mersedez Benz E320 Hyundai, Sonata автомобильләре куелган иде. 20 автотранспорт чарасы сатылды.
Башлангыч бәясе 102 миллион сумлык автотранспорт чарасы аукционда 1,65 миллион сумга сатылды. Сатудан кергән сумма татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.