1 июльдән 26 августка кадәр Татарстанда традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе үткәрелә.
Министрлык ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясендә катнаша. Бүген министр Фәнил Әһлиуллин балаларга быел беренче сыйныфка баручы министрлык хезмәткәрләре балаларына мәктәп портфельләре һәм мәктәп-язма кирәк-яраклар җыелмасын тапшырды.
Фәнил Әһлиуллин яңа мәктәп укучыларына уңышлар теләде. Үз чиратында балалар нинди түгәрәкләргә йөрүләре, нәрсә белән мавыгулары турында сөйләделәр: кемдер рәсем ясау, кемдер футбол ярата икән. Өстәвенә, алар тырыш булырга һәм бишлегә генә укырга вәгъдә иттеләр.
Беренче сыйныф укучыларыбызга ныклы сәламәтлек, якты тәэсирләр, файдалы белемнәр һәм яхшы укулар телибез. Хәерле юллар, сезгә, балалар!