Фәнил Әһлиуллин Киров өлкәсе белән чикне билгеләү буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Киров өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән чиктәш субъектлар арасында чик билгеләү буенча агымдагы эш буенча фикер алышу өчен телекүпер оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасындагы чикнең озынлыгы 255 км тәшкил итә.башта аның буенча 57 проблемалы участок ачыкланган, бүгенге көндә Кукмара шәһәре янындагы бер чик фрагменты мәсьәләсе кала. Августның икенче яртысында Киров өлкәсенең эшче төркеме утырышы планлаштырыла, анда әлеге фрагмент буенча тәкъдимнәр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International