Бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә Татарстан Республикасы белән Удмурт Республикасы арасында чик билгеләү буенча эшче төркем киңәшмәсе булып узды.
Очрашуда шулай ук «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре дә катнашты.
Катнашучылар Әгерҗе районының басу аша ике урман кишәрлеген алмашу вариантлары буенча фикер алыштылар, шулай ук Удмуртия Республикасының эшче төркеме вәкилләре белән шәхси сөйләшүләр планлаштырдылар.