Бүген Карелия Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министры Янина Свидская җитәкчелегендә делегацияс ТР Җир һәм мөлкәт мөнәәбәтләре министрыгы җитәкчелеге составы белән очрашты. Кунаклар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән җентекләп таныштылар. Очрашу барышында җир ресурслары, дәүләт учреждениеләре һәм эшкуарлыкка ярдәм итү предприятиеләре белән идарә итү, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуны оештыру, муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналары булдыру, торак пунктлар чикләрен исәпкә кую һәм РФ субъектлары чикләрен билгеләү һәм дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итүнең башка актуаль сораулары каралды.
Очрашу җылы, конструктив шартларда узды, үзара кызыксыну уятты һәм нәтиҗәле булды.