Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген һәм салым салуның нәтиҗәлелеген арттыру өчен җирләрне һәм күчемсез мөлкәтне исәпкә алу буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
РФ субъектлары чикләрен билгеләү кысаларында җир кишәрлекләренә инвентаризация үткәрелә. Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе чикләрен ачыклаганда исәпкә алынмаган җирләр ачыкланды. Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ике субъект арасындагы чик үз конфигурациясен үзгәртмәде, һәм бернинди өстәмә территория дә Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе мәйданнарыннан кертелмәде һәм төшереп калдырылды.
P.S.: хөрмәтле журналистлар, теманы алдан өйрәнеп һәм өземтәләрне контексттан чыгармыйча гына массакүләм мәгълүмат чараларында расланган рәсми мәгълүматны гына бастыру үтенече.