Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районының беренче сыйныф укучыларын котлады

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Кайбыч муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында «Имәнлек» паркында узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясендә катнашты. Чарага районның барлык беренче сыйныф укучылары чакырылган иде, анда аларга чын бәйрәм оештырдылар һәм уку өчен кирәк-яраклар җыелмасы тутырылган яңа букчалар тапшырдылар. Фәнил Әһлиуллин укытучыларга үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм беренче сыйныф укучыларын мөһим вакыйга, мәктәп тормышына беренче адымы белән котлады. Аларга бернәрсәдән дә курыкмаска, үзләренә ышанырга, дәресләрдә кыю булырга, яхшы билгеләргә генә укырга һәм яңа ачышларга, белемнәргә омтылырга теләде!

Сәфәр кысаларында министр шулай ук ГТО нормативларын үтәү өчен яңа спорт мәйданчыгын ачуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International