Татарстан Республикасы көне белән!

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы барлык республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлый.

1990 елның 30 августында республика Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.

Бүген бу бәйрәм гореф-гадәтләрнең кадерен белгән, рухи һәм мәдәни мирасны саклап калуга сакчыл караган күпмилләтле төбәктә тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра. Бу көн республика үсешенә өлеш кертүчеләрне, Татарстанны заманча, алдынгы төбәк итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә.

Барлык татарстанлыларга чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, Татарстан Республикасы иминлеге өчен алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International