Районнарның терплан схемаларына үзгәртүләр кертү эшләре дәвам итә

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

29 августта “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль кадастр палатасы филиалы вәкилләренең атналык киңәшмәсе үтте. Биредә янәдән муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләре каралды.

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында республиканың 51 торак пункт чиге кертелгән. Бу – Спас (25), Аксубай (22) һәм Азнакай (4) муниципаль районнары.

Кадастр Палатасында тагын 5 район документлары исәпләнә (Актаныш, Алексеевск, Арча, Югары Ослан, Менделеевск), алар буенча 104 торак пункт чиге әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International