Фәнил Әһлиуллин “Пространство белешмәләре фонды” эшләрен карап чыкты

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министр Фәнил Әһлиуллин эшлекле визит белән “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” булды.

Очрашу барышында министр җитештерү бүлекләре буенча йөреп, Фонд тарафыннан башкарылучы эшләр белән танышып чыкты. Аннан соң “ТР ПБФ” ДБУ җитәкчеләре белән берлектә киңәшмәдә фонд һәм географик объектлар атамалары каталогын алып бару, территориаль планлаштыру, Татарстан чиген билгеләү, җир асты һәм өсте коммуникацияләре җыелма планы белән Татарстан Республикасының югары төгәллекле позиционлаштыру системасын булдыру буенча фикер алышу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International