Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 3 773,97 млн сум салым булмаган табыш керде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 31 августына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган табыш 3 773,97 млн сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасы бюджеты каршында 31.08.2022 елга бюджет йөкләмәсе 100,8% ка үтәлде.

Статьялар буенча Татарстан Республикасы бюджетына 31.08.2022 елга керде:

мөлкәтне арендалаудан – 158,46 млн сум – план 88,8% ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 3 353,13 млн сум – план 99,6% ка үтәлгән;

сервитуттан – 16,04 млн сум-план 129,4% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 18,03 млн сум – план 60,1 % ка үтәлгән;

җир кишәрлекләрен сатудан – 4,61 млн сум акча кергән – план 99,9% ка үтәлгән;

ышаныч идарәсеннән – 44,18 млн. сум-план 101,5% ка үтәлгән%;

дивидендлар – 79,75 млн сум – план 95% ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 77,78 млн сум-план 277,2% ка үтәлгән;

башка керемнәрдән - 22 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International