Татарстанлыларны ТР Президенты премиясенә конкурста катнашырга чакыралар

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты премиягә документлар кабул итүне дәвам итә.

Анда эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән ТР муниципаль берәмлекләренең социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары һәм гражданнар катнаша ала.

Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Батурин ур., 7А.

Конкурста катнашу шартлары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International