Фондта СТПга үзгәртүләр кертү сораулары каралды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Муниципаль районнарның территориаль плаглаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү буенча эшләр барышы атна саен узучы Татарстанныэ Пространство белешмәләре фонды, Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының уртак киңәшмәсендә каралды.

Хәзерге вакытта ЕГРНга республиканың 158 торак пункт чиге кертелгән, бу - Спас (25), Аксубай (22), Азнакай (4), Арча (14), Алексеевск (18), Актаныш (55), Югары Ослан (10), Алабуга (7), Менделеевск (3) районнары.

Кадастр Палатасында тагын 2 район буенча документлар чиратта (Буа, Әлки), алар буенча 72 торак пункт чиге әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International