"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ Рослесинфоргтан картографик материаллар - Татарстан территориясендә урманчылык һәм урман кварталлары чикләре алды. Әлеге мөмкинлек 431 ФЗ нигезендә күптән түгел барлыкка килде. Гаризаны фонд сайтында тутырып, электрон имзалап, җибәрергә мөмкин.
Белешмәләр Татарстанның муниципаль берәмлекләре һәм торак пункт чикләрен билгеләү эшләрендә, шәһәр төзелеше документларын әзерләүдә кулланылачак. Билгеләп үтәбез, республика территориясе 31 урманчылыкка бүленгән.