Пространство белешмәләре фондында "Татнефть" ГАҖ вәкиле - бүлек җитәкчесе Дамир Гилаев белән очрашу узды.
Катнашучылар бүгенге көндә күпчелек җир асты коммуникацияләре карталарда чагылмыйча, югалтуга дучар мөмкин булганлыктан пространство белешмәләрен бергәләп куллану һәм тапшыру мөмкинлекләрен карап чыктылар. Шулай ук геодезик һәм картографик эшләрдә спутник референц станцияләре челтәрен куллану һәм Татарстан территориясендә станцияләрне үстерү сораулары күтәрелде.