Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" һәм “Өченче яшь”ААҖ вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә “Өченче яшь”ААҖ социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт төзү формасында катнашу вариантлары каралды.