Татарстан һәм Марий Эл арасындагы чикне билгеләү турындагы Килешү тәкъдим ителде

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә Комитеты утырышында Татарстан һәм Марий Эл арасындагы 2022 елның 12 августында имзаланган 40нчы номерлы Килешүне тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советында әлеге Килешүне раслау 2022 елның 23 сентябренә планлаштырылган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җир төзелеше эшләре материалларын әзерләү буенча эшләр алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International