16 сентябрьдә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ тарафыннан оештырылган «заманча архив» архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар булды. Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы биш учреждениенең архив эшен алып бару өчен җаваплы белгечләре, шулай ук «ТИБ» АҖ һәм министрлыкның үз белгечләре катнашты.