Министрлыкта Удмуртия белән чикне билгеләү процессы каралды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чикне билгеләү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры рәислеге астындагы киңәшмәдә түбәндәгеләр катнашты:

- Татарстан ягыннан: Президент Ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, ТР "Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов, аның урынбасары Гүзәл Миндубаева белән геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин; шулай ук видеоэлемтә ярдәмендә ТР Президенты Аппараты юридик хезмәте, Юстиция министрлыгы, Росреестрның территориаль идарәсе кушылды;

- Удмуртия ягыннан: милек мөнәсәбәтләре министры Анна Боталова, Росреестрның территориаль идарәсе һәм министрлык вәкилләре.

Катнашучылар, Татарстан һәм Удмуртия арасындагы чикнең узу проектыннан тыш, координаталар каталогын һәм чик урнашуы турындагы килешүне карап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International