ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенә кандидат Алексей Осипов белән әңгәмә узды. Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева катнашты.
Әңгәмә барышында Алексей Осиповның ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча социаль проекты һәрьяклап каралды. Татарстан Республикасының ятим балаларга торак урыннары бирү буенча Россия Федерациясендә алдынгы регионнарның берсе булуы билгеләп үтелде. Шул ук вакытта фатир алган, ләкин мөстәкыйль тормышка әзер булмаган яшьләрне социальләштерү проблемасы чишелеш таләп ителә .