Фәнил Әһлиуллин Kazan Digital Week халыкара форумы чараларында катнаша

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда циффрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week халыкара форумы старт алды. Форум сессияләрдә, презентация һәм күргәзмә мәйданчыкларында дәүләт хакимияте вәкилләре, фәнни-инженерлык өлкәсе һәм бизнес экспертлары, циффрлы интеллектуаль технологияләр һәм продуктларның Россия һәм Евроазиат базарлары форвардлары белән турыдан-туры аралашуда фәнни тикшеренүләрнең, идарә итү, технологик, инженерлык һәм коммерция тәҗрибәләренең актуаль юнәлешләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Быелгы форум кысаларында 120ләп чара узачак, 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнашачак. Форумның күргәзмә экспозициясе IT-өлкәдә 200дән артык проект күрсәтәчәк. Бу көннәрдә шулай ук Digital Skills чемпионаты узачак, ул 29 компфрлы компетенция буенча уздырылачак, аларның күбесе — инновацион», — дип сөйләде Татарстан Президенты.

Күргәзмә экспозициясендә шулай ук «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ стенды тәкъдим ителде.

Форумда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм аның циффрлаштыру өчен җаваплы урынбасары Рөстәм Шәмеев та катнашалар.
Форумның киң тематик платформасында актив эшләү катнашучыларга дәүләт, муниципаль һәм корпоратив идарә итү, сәнәгать, производство, хезмәт күрсәтүче тармаклар, социаль-гуманитар өлкә җитәкчеләре, Финанс-технология корпорацияләре һәм компанияләре белгечләре һәм экспертлары, академик һәм инженер үзәкләренең фәнни хезмәткәрләре, әйдәп баручы укытучылар, Россия университетларының перспективалы аспирантлары һәм магистрлары белән эшлекле коммуникация өлкәсен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International