Казан Экспода Kazan Digital Week халыкара форумының икенче көне ачылды. Быел әлеге чарада, Россия Федерациясе субъектларыннан тыш, Төркия, БГӘ, Индонезия, Малайзия һ.б. вәкилләре катнаша. Катнашуга барлыгы 32 илдән 13 мең кеше гариза биргән.
Форум кысаларында 120ләп чара узачак, күргәзмә экспозицияләрендә IT-өлкәдә 200дән артык инновацион проект күрсәтеләчәк. Гомумән алганда, форум 10 тематик юнәлешне колачлаячак. Алар арасында интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсе өлкәсендә санлы технологияләр, санлы индустрия 4.0, кибер куркынычсызлык, финтех экосистемасы, сәламәтлек саклау һәм медицина, мәгариф, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә санлы технологияләр бар.
Күргәзмәнең барлык көннәрендә «Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды» ДБУ стенды эшләячәк, анда белгечләр кызыксынучыларга Фонд эшчәнлеге турында сөйләячәк: белешмәләр җыю һәм саклау, республиканы цифрлаштыру, Татарстан Республикасында югары төгәл позицияләү системасын булдыру, кадастр эшләре һәм инженер-геодезик эзләнүләр һәм башкалар. Шулай ук стендта ТР ПБФ төп юнәлешләрен чагылдырган видеоролик күрсәтелә. Фонд җитәкчелеге конференцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашып, учреждение эшен автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы технологияләр белән таныша. Очрашулар һәм стендларны карау нәтиҗәләре буенча форумның башка катнашучылары белән турыдан-туры һәм видео киңәшмә уздыру планлаштырылган.