Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 10 генераль планы һәм 33 ПЗЗ расланган, әмма әле дә кадастр хисабына кертелмәгән. Бу исә торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен ЕГРНга вакытында кертүне тоткарлый. Шулай ук катнашучылар районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләрен карап чыктылар. Бүгенге көндә 26 район буенча эшләр алып барыла (868 торак пункт), 304 торак пункт чиге Кадастр палатасына юнәлдерелгән, шуларның 188 ЕГРНга кертелгән.
Су басу зоналары, җир категориясен үзгәртүне килештерү буенча һәм шәһәр төзелеше документларын әзерләү сорауларында муниципаль районнарга карата төп таләпләр дә каралды.
Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге сылтама аша https://fpd.tatarstan.ru/prezentatsionnie-materiali.htm презентациядә карый аласыз.