Бүген Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан «Милләт кроссы - 2022» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы - 2022»массакүләм ярышлары узды. Казанда массакүләм спорт ярышлары Казансу елгасы ярында һәм «Урам» экстрим-паркында узды.
Йөгереш стартына барлык теләүчеләр: балалар, ветераннар, студентлар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыкты. Алар өчен 1, 2 һәм 3 км дистанция бар иде.