Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Олы Кайбыч урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән «пилотсыз технологияләр» темасына «циффрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге» дәресе үткәрде. Шөгыльнең актуаль һәм мавыктыргыч темасы-дроннар, пилотсыз автомобильләр һәм су асты аппаратлары егет-кызларда зур кызыксыну уятты.