Җир кишәрлеген сату буенча аукционны электрон формада үткәрү һәм әзерләү үзенчәлекләрен билгеләүгә юнәлдерелгән федераль закон проекты икенче укылышны узды

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 27 сентябрендә «Россия Федерациясе Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»758964-7 номерлы Федераль закон проекты икенче укылышта кабул ителде.

Закон проекты белән Россия Федерациясе Җир кодексына дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген сату буенча аукционны әзерләү һәм үткәрү үзенчәлекләрен яисә мондый җир кишәрлеген арендалау килешмәсе төзү хокукына аукционнар үткәрү үзенчәлекләрен билгеләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелә.

Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты күрсәтелгән закон проектын хуплады, чөнки арендага яки милеккә җир кишәрлекләрен электрон рәвештә бирү буенча аукционнар үткәрү күрсәтелгән аукционнарның ачыклыгын, үтә күренмәлелеген һәм үтемлелеген арттыру, аларны үткәрүгә чыгымнарны киметү максатларына җавап биреп кенә калмый, шулай ук икътисадны циффрлаштыру юнәлешенә һәм коронавирус инфекциясен таратуга каршы торуга туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International