“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләрне дәвам итә. Бүгенге көндә эшләр 27 район буенча башкарыла, шуларның 10-сы беренче этапны инде тәмамлады (Арча, Алексеевск, Спас, Азнакай, Актаныш, Югары Ослан, Алабуга, Аксубай, Менделеевск, Буа).
Кадастр палатасына 302 торак пункт чиге юнәлдерелгән, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына республиканың 223 торак пункт чиге кертелгән.