Бүген Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча уеннарның төркем этабы булып узды. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Федераль казначылык идарәсе командалары белән ярышты.
Уен дустанә шартларда узды, кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты, һәр команда җиңүгә тәвәккәл иде. Киеренке көрәштә безнең команда уенның 1/8 финалына чыкты.