Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында covid-19 һәм гриппка каршы вакцинация үтте.
Башта хезмәткәрләр үзләрендә һәм якын туганнарында хроник авырулар, шулай ук үзенең зарарлы гадәтләре һәм яшәү рәвеше турындагы анкеталарны тутырдылар, терапевт белән әңгәмәдән соң прививка ясаттылар.
Вакцинация-йогышлы авырулардан саклануның иң эффектив ысулы. Вакцинация үткәрү халыкның ким дигәндә 70% коллектив иммунитет булдырырга мөмкинлек бирәчәк.