Казахстан вәкилләре белән эшлекле очрашу узды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Делегация составында Казахстан Республикасы индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык эшләре буенча Комитет рәисе Тимур Карагойшин, КДСЖКХ техник җайга салу һәм нормалаштыру идарәсе җитәкчесе Жаксылык Иванов һәм «республика Дәүләт шәһәр төзелешен планлаштыру һәм Кадастр Үзәге» РГП генераль директоры Турлыбек Мусабаев булдылар.

Очрашу барышында шәһәр төзелеше эшчәнлеген оештыру һәм циффрлаштыру, территориаль планлаштыру, пространство белешмәләре фондының эшләве, дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча җанлы фикер алышу булды.

Очрашу җылы, конструктив шартларда узды һәм ике як өчен дә нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International