Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Биектау муниципаль районының Красносельский авыл җирлеге генераль планын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә оештырылды.
Фикер алышуда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Росреестрның территориаль идарәсе һәм Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Катнашучылар шулай ук урман фонды участоклары белән кисешүләрне төзәтү мәсьәләсен дә карап чыктылар.