Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе башланды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре ел саен бу чарада актив катнашалар.
Бүген хезмәткәрләр шәһәр яны урманчылыгы территориясендә, Биектау муниципаль районының Дачный торак пункты янында агач утыртуда актив катнаштылар, хслы үсентеләр утырттылар.
Акция урманга сак караш тәрбияләү һәм җәмгыять игътибарын аны саклау проблемаларына юнәлтү максатыннан үткәрелә.