ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктларының 293 чиге кертелде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пунктларның 293 чиге кертелгән. Аңа өстәп, Сарман районы 28 торак пункт чиге «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына җибәрелде, Мөслим районы 39 торак пунктлары чиге якындагы көннәрдә Кадастр палатасына юнәлдереләчәк.

Шулай ук «Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм Кадастр палатасының Татарстан филиалы районнар белән территориаль планлаштыру документларын әзерләү өлешендә  эшләүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International