«Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ белгечләре Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" ДБУ нигезендә оештырылган "түгәрәк өстәлдә" катнашты

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» Дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" ДБУ нигезендә оештырылган "Түгәрәк өстәлдә" катнашты.
2022 елның 6-7 октябрендә «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дәүләт бюджет учреждениесе нигезендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" эшендә катнашты. Чарада 2022 елда җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү һәм 2023 елда капиталь төзелеш объектларын дәүләт кадастр бәяләвенә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Әлеге чарада Волгоград, Саратов, Самара, Пенза өлкәләре һәм Удмуртия Республикасынын дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендәге белгечләр катнашты. Чараның беренче көнендә Түбән Новгород "Кадастр бәяләү" Дәүләт бюджет учреңдениесе һәм базар җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясады.
Чараның икенче көнендә Дәүләт кадастр бәяләү үзәге белгечләре  Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" учреждениесендә башкарыла торган эш процесслары белән  таныштылар, дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International