Бүген Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ике көнлек муниципаль дәүләт хезмәткәрләре стажировкасын ачты. Ачылышта шулай ук КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбе директоры урынбасары Аксенова Наталья катнашты.
Стажировкада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Гайфуллин Өлфәт; Закирова Лилия – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе; Исхакова Марина – Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе; Нариманов Айдар-Сарман муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе; Хуббатова Алина-Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.
Стажировка программасына Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук гамәли эшчәнлек барышында барлыкка килгән иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр кертелгән.