2013 елның 15 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә сатып алу турында ачык формада тәкъдимнәр кертү белән бәясен игълан итмичә дәүләт мөлкәтен сату оештырылды.
Сатуга куелган 4 лот - Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында урнашкан күчемсез милек объектлары җир кишәрлекләре белән 678 мең сумга сатылды. Сатудан кергән сумма тулысынча республика бюджетына күчәчәк.