Яшел Үзән районы бурычларны киметү буенча башкарылган эш турында хисап тотты

2022 елның 21 октябре, җомга

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе бердәм коллегиясе беркетмәсе 04.05.2021 ПР-120 нигезендә башкарыла торган эш кысаларында салымнар буенча бурычларны һәм недоимканы киметү; мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалау түләүләре өчен бурычларны киметү буенча чаралар үткәрү кебек сораулар каралды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районында бурычларны киметү буенча алып барыла торган эш турында хисап тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International