Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында чираттагы «Цифрлау дәресе» узды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Кайбыч муниципаль районының Чыди урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Цифрлау дәресе» үткәрде. Дәреснең темасы - "Яңа цифрлау сәнгате". Министр урынбасары укучыларга цифрлы трансформация, яңа цифрлы технологияләр һәм яңа алымнар сәнгать өлкәсендә дә элек күрелмәгән мөмкинлекләр ача дип сөйләде.

Дәрестә – сәнгать объектларын цифрлы кодлаштыру ысулларыннан алып, аларның иҗтимагый аңга тәэсиренә кадәр барлык мәсьәләләр дә каралды.

Чыгыш балаларда зур кызыксыну уятты. Ахырда Рөстәм Шәмеев киләчәкнең цифрлы сәнгать өлкәсендә тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачачагын һәм, мөгаен, очрашуда катнашучыларның күбесе бу процесста актив катнашыр, дип билгеләп үтте. Ул укучыларга укуларында уңышлар һәм киләчәктә дә туган илебез өчен уңышлы, иҗади һәм нәтиҗәле тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International