2022 елның 27 октябреТатарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас авылында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын мәгълүмат-консультация төркеме составына Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Хәлиуллина җәлеп ителде.
Чарада Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.