Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән!

2022 елның 6 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика халкын ихластан дәүләт бәйрәме  –

Татарстан Республикасы

Конституциясе Көне белән котлый!

Бу вакыйга – Татарстан Республикасының

Россия Федерациясе составында чын дәүләт булып танылуында мөһим этап булды. Республиканың төп Законы киләчәктә законнарны тагын да камилләштерүне, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, республика халкының хокукларын һәм ирекләрен ышанычлы яклауны, республика территориясендә һәм аннан читтә милләтара татулыкны һәм тынычлыкны саклауны тәэмин итә.

Бәйрәм уңаеннан сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International