ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктларының 390 чиге кертелде

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пунктларның 390 чиге кертелгән. Арча, Кама Тамагы, Ютазы, Тукай һәм Мамадыш районнары торак пунктларының тагын 64 чиге «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына реестрга кертү өчен юнәлдерелде. Аңа өстәп, атна дәвамында Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә районнары торак пунктларының 58 чиге Кадастр палатасына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International