Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Удмуртия һәм Татарстан республикалары арасында чик урнашу урынын билгеләү турындагы Килешү проекты мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнаштылар.
Әлеге очрашу Удмуртиянең Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан видеоконференция форматында оештырылды.
Катнашучылар максималь эш күләмен үтәү максатыннан килешүне имзалау һәм агымдагы елда дәүләт экспертизасына җир төзелеше эшен юнәлдерү срокларын билгеләделәр.