Биектау районы инженер инфраструктурасы объектлары турындагы цифрлаштырылган материаллар тәкъдим ителде

2022 елның 18 ноябре, җомга

2022 елның 16 ноябрендә Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов белән күчмә киңәшмә булып узды. Очрашуда “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов, пространство белешмәләре фондын һәм каталогны алып бару бүлеге җитәкчесе Айнур Мифтахов белән җир асты коммуникацияләре җыелма планын алып бару бүлеге җитәкчесе Петр Белов катнаштылар.

Җитәкчеләр җирлекләрнең генераль планнарын әзерләү сорауларын һәм район территориясендә җир асты коммуникацияләре җыелма планы пилот проектын башлап җибәрүне сөйләштеләр. ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре тарафыннан мәгълүмати системага кертелгән ресурс белән тәэмин итүче оешмалардан алынган инженер инфраструктурасы объектлары турындагы цифрлаштырылган материаллар тәкъдим ителде.

Очрашу нәтиҗәләре һәм күрсәтелгән материалларны өйрәнү нәтиҗәсендә, Биектау районы администрациясе, программаны карап, икенче атнага үзенең тәкъдимнәрен әзерлиячәк.

Шулай ук ике як та башкарылган эшләрнең мөһимлеген ассызыклап, хезмәттәшлекне дәвам итеп, барлык этапта да теләктәшлек күрсәтү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International