Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы үтте. Утырышта 1 нче яртыеллыкта “Татнефть” ААҖ бюджетының үтәлеше каралды һәм агымдагы елның августына бюджет расланды.
Директорлар советы компаниядә экологик контроль системасы турында мәгълүматны карап үтте. “Татнефть” структур бүлекләрендә табигать ресурсларын рациональ куллану һәм торгызу, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны бозмау буенча даими эш алып барыла.
Утырышта “Татнефть” ААҖдә персонал белән идарә итү системасы турында чыгыш тыңланылды. Соңгы елларда хезмәт дисциплинасын бозу очраклары кимегән, эшчеләрнең профессиональ дәрәҗәләре үсә. Персонал белән идарә итү системасы эшчеләрне үз вазыйфаларын сыйфатлы башкарырга этәрә, яңа техниканы һәм технологияләрне куллану өчен, уңай климат булдыра, компаниянең финанс һәм икътисади тотрыклылыгын тәэмин итәргә ярдәм итә.
Шулай ук Директорлар советы утырышында “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр дә каралды, дип хәбәр итә компания матбугат хезмәте.