Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Советының VI еллык утырышы

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре 23.11.2022 көнне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Советының VI еллык утырышында катнаштылар.

         Чара Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге, «Россия юристлары Ассоциациясе» Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, иҗтимагый контроль милли комитеты, Социаль белем бирү академиясе һәм милли куркынычсызлык академиясе ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Совет утырышы барышында экспертларның Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре лидерлары белән ирекле дискуссия рәвешендә Россия Федерациясе субъектларының милли һәм икътисадый иминлеген тәэмин итү системасында коррупциягә каршы тору проблемалары тикшерелде.

Чара йомгаклары буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, шулай ук иҗтимагый институтларга коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Фәнни-гамәли материаллар җыентыгын чыгару , аларны Россия фәнни цитаталар индексы системасында урнаштыру (РИНЦ)планлаштырыла.

Ссылка: https://tipkadpo.ru/konferencii/2022-god

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International