Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.
Республиканың 4 районы (Әгерҗе, Азнакай, Алабуга һәм Норлат) әле дә территориаль планлаштыру документларын әзерләү өчен кирәкле анкеталарны тутырып бетермәгән. Шулай ук хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 15 генераль планы һәм 22 ПЗЗ расланган, әмма әле дә кадастр хисабына кертелмәгән. Бу исә торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен ЕГРНга вакытында кертүне тоткарлый. Кама Тамагы районы Олы Карамалы авыл җирлегенең һәм Лениногорск районы Зәй-Каратай авыл җирлегенең җирне күчерүгә нигезләмәләре булмаганлыктан генераль планнар эшләү туктатылды.
Чираттагы тапкыр районнарга җәмәгать тыңлауларын үткәрү, аннан соң протокол һәм раслау турында карарларны шәһәр төзелеше документлар әзерләүче оешмага һәм Фондка юнәлдерү кирәклеге турында ассызыкладылар.
Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләренә килгәндә, бүгенге көндә 34 район буенча эшләр алып барыла (1060 торак пункт), 513 торак пункт чиге Кадастр палатасына юнәлдерелгән, шуларның 500 ЕГРНга кертелгән. Әгерҗе, Азнакай, Буа һәм Ютазы районнары чикләрен билгеләүнең икенче этабын да тәмамлады (барлыгы 22 торак пункт).
Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге сылтама аша https://fpd.tatarstan.ru/prezentatsionnie-materiali.htm презентациядә карый аласыз.